"Яшел формула"
Сибурның "Яшел формуласы" - компаниянең киң колачлы урман-климат программасы. Программа компания булган шәһәрләрдә уңайлы экологик хәл булдыру өчен күпләп агач утыртуга юнәлтелгән.
2024 елдан урманнарны торгызуга социаль әһәмиятле объектларны яшелләндерү проекты да өстәлде. Быел көз Түбән Камада яшелләндерү өчен 36 нчы мәктәп сайланды.
Түбән Кама шәһәренең китапханә системасы хезмәткәрләре бу акциядә беренче ел гына катнашмыйлар , агачлар һәм куаклар утыртуга бәяләп бетергесез өлеш кертәләр.