"Минем һөнәрем - китапханәче"
Һәр яшь кешенең тормышында мәктәпне тәмамлаганнан соң үзенең киләчәге турында уйланырга мәҗбүр булган момент барлыкка килә. Һәм һөнәр сайлау мәсьәләсе үзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора.
Югары сыйныф укучылары өчен һөнәр сайлаганда еш кына теге яки бу белгечлек вәкилләренең конкрет нәрсә белән шөгыльләнүе һәм төрле һөнәр белгечләренә нинди таләпләр куелуы турында начар хәбәрдар булу төп проблема булып тора.
Бүген 14 нче МБМУ лицеенда 8 "Г" сыйныф укучылары өчен "минем һөнәрем - китапханәче" һөнәри юнәлеш бирү сәгате узды.
Очрашуда балалар заманча китапханәче - китаплар саклаучы гына түгел, педагог, артист, маркетолог һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә белгеч дигән мавыктыргыч әңгәмә тыңладылар.
Бүген китапханәчеләр электрон презентацияләр ясыйлар, төрле темалар һәм юнәлешләр буенча массакүләм чаралар үткәрәләр.
Йомгаклап, укучылар китапханә эше турындагы әдәбият белән таныштылар,"Мин, китап һәм интернет" дип исемләнгән язма сораштыру үткәрелде.