Городская молодежная библиотека - филиал № 45

"Түбән Кама-гүзәл калам"

Түбән Кама шәһәренә тиздән- 58 яшь тула!🎊🎊🎊
Шул уңайдан, шәһәребезнең "Муса Җәлил исемендәге гимназия" укучылары өчен "Түбән Камам - гүзәл калам" дип исемләнгән уен- викторина узды.
Укучылар шәһәрнең тарихы белән таныштылар, күренекле кешеләрен искә төшерделәр, викторина сорауларына бик җитез җавап бирделәр. Шигырь конкурсында да үзләрен сынатмадылар.Бирелгән сүзләрдән шәһәребезгә багышлап бик матур шигырь юллары да яздылар👏👏👏