Городская молодежная библиотека - филиал № 45

"Әкиятләр остасы - Алиш"

Сентябрь аенда - балаларның яраткан язучысы Абдулла Алишның туган көне. Шул уңайдан, 8 нче номерлы "Тургай" балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр өчен “Әкиятләр остасы - Абдулла Алиш” дигән әдәби чара оештырылды. Балалар язучының китаплары белән таныштылар, өзекләр һәм иллюстрацияләр буенча әкиятләрне танып белделәр, аппликация ясадылар. Әкиятләр геройларына кагылган табышмакларга җавап табу да нәниләр өчен бик мавыктыргыч булды.