"Җылылык нурлары бүләк итәбез"
"Җылылык нурлары бүләк итәбез" проекты үз эшен дәвам итә.
Проект кысаларында "Заман" уку һәм аралашу үзәгендә Түбән Кама ДАР үзенчәлекле балалары өчен ком өстәлендә дәресләр үткәрелә.
Ком терапиясе балага тискәре хис-кичерешләрдән котылырга, тынычланырга һәм стрессны киметергә ярдәм итә. Ата-аналар белән бергә уйнау һәм иҗат итү гаиләдәге мөнәсәбәтләргә уңай йогынты ясый.