"Кыңгыраулы открытка"
«Дар» мәдәният үзәгендә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе кысаларында булачак беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен бәйрәм узды.
Бәйрәмгә балаларга "Буратино маҗарасы"әкиятеннән кунаклар килде.
Балалар һәм ата-аналар бик теләп театр тамашасында катнаштылар, җырладылар, биеделәр.
Безнең үзәк хезмәткәрләре балалар өчен "кыңгырау открыткасы"ясау буенча мастер - класс үткәрделәр
Барлык балаларны да уку елы башлану белән котлыйбыз! Уңышлар телибез!