Городская молодежная библиотека - филиал № 45

Алма бәйрәме серләре

19 августта якты һәм шатлыклы православие бәйрәме-Алма Спасы  билгеләп үтелә.

Алма Спасын Русьта җәйнең төп бәйрәме дип санаганнар. Көндез алма квасы һәм компот эчтеләр, алма эчлеге салынган пироглар ашадылар, таудан алма тәгәрәттеләр. Кич белән аланга чыгып җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар.

Бәйрәм уңаеннан «Заман» үзәге хезмәткәрләре тарафыннан «Китап ишегалды» проекты кысаларында әдәби утырмалары оештырылды. Китапханәчеләр «мактаулы алма», «алманы түгәрәк буенча бир» кебек хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, табышмаклар әйттеләр, халык җырлары җырладылар .
Алма Спасын күңелле һәм кызыклы итеп бәйрәм иттеләр.