Городская молодежная библиотека - филиал № 45

Әкиятләр илендә...

Әкиятләр иле-дөньядагы иң гаҗәеп һәм гүзәл ил. Монда гына болытлар астында тиз очып барган келәм-самолетны яки урманда сөйләшә торган соры бүрене күрергә мөмкин.
Проект кысаларында, йорт ишегалдында яшь укучылар  өчен Россия халыклары әкиятләре юллары буйлап уен-сәяхәт ясадылар.Балалар әдәби Әкиятләр иле буйлап Әкият сәяхәтенә чыктылар, Россия халыклары әкиятләре белән таныштылар.
Балалар "Хата тап", "Әкият героеның исемен җый", "Әкиятне өзектән бел" кебек күңелле бәйгеләрдә катнаштылар.