Китап патшалыгында....
Китапханәне популярлаштыру һәм мәктәп яны лагере балалары өчен китап укуны һәм китапны алга сөрү кысаларында Түбән Кама шәһәренең 27 нче мәктәбе бүген «Китап патшалыгында-дәүләттә»дигән кызыклы интерактив экскурсия үткәрде.
Балалар китап дөньясына сәяхәт кылдылар, китапханәдән файдалану кагыйдәләре белән таныштылар, "формуляр", "абонемент" ның нәрсә икәнен белделәр, китапханәдә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында сөйләштеләр.
Балалар яраткан китаплары белән уртаклаштылар, ә экскурсия ахырында әкиятләр буенча уен-викторина узды.