Крокодил Гена һәм аның дуслары
Эдуард Николаевич Успенский заманча балалар әдәбияты классикларының берсе. Аның китаплары һәм сценарийлары буенча шигырьләр, әкиятләр, мультфильмнар берничә буын россиялеләр тарафыннан яратып карала. Чебурашка, Крокодил Гена, Федор абый, Матроскин мәче, почтальон Печкин һәм хәтта карт Шапокляк та чын мәгънәсендә халык персонажларына әверелде.
Бүген "Заман" китапханәсендә "Китап тарихлары" проекты буенча интерактив үткәрелде.
Чарада балалар аның китапларын искә төшерделәр, аларның язылу тарихы белән таныштылар, үз белемнәрен "персонажлар", "Югалган әйберләр", викторинада катнаштылар, табышмаклар җыйдылар, Чебурашканы буядылар һәм мультфильм карадылар..