Георгий тасмасы
Заман уку һәм аралашу үзәге коллективы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды.
Алар шәһәр халкын якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар һәм аларга Георгий тасмаларын тапшырдылар, шуның белән ветераннарга хөрмәт һәм хәтер эшенә тугрылык белдерделәр.