Городская молодежная библиотека - филиал № 45

Пушкин әкиятләре

А. С. Пушкин елы кысаларында бүген "Заман" уку һәм аралашу үзәге китапханәсендә интеллектуаль-күңел ачу программасы узды. Китапханәчеләр яшь укучыларга шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында искә төшерделәр. Аннары укучылар Пушкинга багышланган уеннарда, конкурсларда һәм викториналарда актив катнаштылар, әкиятләрне иллюстрацияләр буенча таныдылар, тактага аның иң танылган әкиятләренең берсе булган балык образы ясадылар. Ә чара алтын балыкны булдыру буенча мастер-класс белән тәмамланды.