"Тормыш яме-хатын-кызда"
Гүзәл затларыбызның иң назлы, иң күркәм - 8 март-Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан "Заман" уку һәм аралашу үзәгендә "Тормыш яме - хатын-кызларда" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды.
Чара җылы котлаулар, җырлар, язучыларның хатын-кыз, яз һәм мәхәббәт турында шигырьләре белән тулы иде. Кызыклы уеннар, викториналар, күңелле конкурслар бәйрәм кәефе тудырды.