"Хикмәтле дә, бизәкле дә туган телем"
21 февраль - Халыкара туган тел көне
Тел - безнең көндәлек көнкүрешебез, тормышыбыз, тарих һәм мәдәният. Туган телебезне сакларга, өйрәнергә һәм үстерегә кирәк!
Бүген МБОУ "Гимназия-интернат №13" укучылары катнашында "Хикмәтле дә, бизәкле дә туган телем" дип исемләнгән әдәби интеллектуаль уен узды. Балалар бик теләп әдәби биремнәрне башкардылар, мәкальләр һәм афоризмнарны дәвам иттеләр, татар халкының күренекле шәхесләрен искә төшерделәр. Чара мультимедиалы презентация белән үрелеп барды.