"Әхсәннең серле дөньясы"
Түбән Кама шәһәренең 1 нче балалар сәнгать мәктәбендә китапханә системасында Әхсән Фәтхетдинов елына багышланган «Әхсәннең серле дөньясы» рәсем конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.
Балалар конкурска җаваплы карадылар: үз рәсемнәренең сюжетларын уйлап чыгардылар, аннары аларны буяулар һәм карандашлар ярдәмендә кәгазьдә гәүдәләндерделәр. Балаларның эшләре якты һәм кызыклы булды.
Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез һәм зур иҗади уңышлар телибез.
Катнашучыларның барлык эшләре Безнең "Заман"үзәгендә күргәзмәдә күрсәтеләчәк.