Городская молодежная библиотека - филиал № 45

"Син монда яшисең"

"Пушкин карта"сы программасы кысаларында "Син монда яшисең" дигән исем астында шәһәребезнең 27нче мәктәп укучылары өчен " Заман" уку һәм аралашу үзәге хезмәткәрләре танып - белү сәгате үткәрде. Балалар туган шәһәребез тарихы битләре буенча виртуаль сәяхәт ясадылар.
Укучыларга шәһәребезнең барлыкка килүе һәм үсеше турында сөйләделәр, тарихта үз эзләрен калдырган һәм исемнәре белән Түбән Кама урамнары аталган кешеләрне искә төшерделәр. Чара барышында укучылар шәһәргә багышланган фото һәм видео архивлар белән таныша алдылар.