Городская молодежная библиотека - филиал № 45

IV Бөтенрәсәй форумы

Муса Җәлил исемендәге 1нче гимназиядә бүген, бөек шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, "Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!" дип исемләнгән IV Бөтенрәсәй форумы узды. Туган теле, халкы, әдәбияты белән кызыксынган укучылар көч сынашты, укытучылар тәҗрибә уртаклашты. Үзәк хезмәткәре жюри әгъзасы буларак катнашты.