Городская молодежная библиотека - филиал № 45

"Җәлил эзләре буйлап"

Бөек шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 118 ел.

   Шагыйрьнең шигырьләрен, җырларын үсеп килүче буынга җиткерү максатыннан, 49балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Җәлил эзләре буйлап" дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелде.Чарада балалар Герой-шагыйрьнең иҗаты белән таныштылар, зур кызыксыну белән китап күргәзмәсен карадылар, рус һәм татар телендә шигырьләрен тыңлап уздылар. "Кызыл ромашка" шигыренә төшерелгән видеоязманы нәни дусларыбыз аеруча ошатты.
Чара кызыклы һәм эчтәлекле узды.