Бөтендөнья радио көне
Цифралы технологияләр гасырында радио дөньядагы иң зур аудитория өчен мәгълүмат тапшыру чарасы булып кала.
Бүген 7 нче мәктәп укучылары өчен Бөтендөнья радио көненә багышланган танып белү сәгате узды. Балалар радионың барлыкка килү тарихы, аның уйлап табучылары, радио белән бәйле һөнәрләр, танылган радиостанцияләр турында кызыклы мәгълүматлар белделәр.