Эш беткәч, уйнарга ярый
Шәһәребезнең балалар бакчалары белән үзәк хезмәткәрләре даими эш алып бара. Бүгенге чарабыз 49 балалар бакчасында узды.
Уен программасы Г. Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" китабы белән танышудан башланып китте.
Балалар шагыйрьнең шигыре белән таныштылар һәм татар телендә мультфильмын карап үттеләр. Үзләре дә шигырьдә әйтелгәнчә, иң элек бик тырышып эшләделәр,табышмакларга җавап эзләделәр, әкиятләрне искә төшерделәр, ә соңыннан - эш беткәч, күңелле уеннар уйнадылар.