Городская молодежная библиотека - филиал № 45

Әйдәгез дуслашыйк

Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназия укучылары белән берлектә күренекле прозаик, шагыйрь, тәрҗемәче Факил Сафинның 70 яшьлек юбилее уңаеннан “Әйдәгез дуслашыйк” дип исемләнгән интеллектуаль уен узды.
Балалар зур кызыксыну белән язучының тормыш юлы һәм иҗаты, китаплары белән таныштылар.Уен барышында викторина сорауларына җавап бирделәр, шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар."Башваткыч" һәм "Шигырьне дөрес төзе" конкурсларын да бик җитез үттеләр.
Чара #Таt.ru. проекты кысаларында узды.