Городская молодежная библиотека - филиал № 45

Фәнис Яруллин китабы буенча фикер алышу

Көчле рухлылар гына максатларына ирешә ала. Түземнәр генә бәхеткә лаек». Бу Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай һәм М. Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты ФӘНИС ЯРУЛЛИН сүзләре.
Бүген китапханәбездә 49 нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре белән берлектә Ф. Яруллинның «Хәтер төпләрендә утлы күмер» китабы буенча фикер алышу узды. Әңгәмә барышында шагыйрьнең фаҗигале язмышы, иҗаты, бөтенебез өчен үрнәк, көчле, сабыр тормыш иптәше Нурсөя ханым хакында сөйләштек. Ф. Яруллинның кайчан көндәлекләр яза башлавына, китабының басылып чыгу тарихына, андагы аерым вакыйгаларга тукталдык. Шулай ук Нурсөя ханымга багышлап язылган поэмадан өзек һәм башка күп кенә шигырьләрен укып уздык.