Әдәби уен
Викториналар, кроссвордлар, блиц –сораштырулар - болар барысы да бүген «Заман» үзәгендә узган әдәби уенда кулланылды. Уен "Пушкин картасы" проекты кысаларында узды.
Балалар китапларның исемнәре, авторлары тану буенча сорауларга җавап биреп, игътибарлылык һәм эрудиция күрсәттеләр. Блиц-сораштыруда катнашып, әдәби әсәрләрне яхшы белүләрен күрсәттеләр.