Зирәкләр һәм тапкырлар
Балаларны татар теле белән кызыксындыру чарасы буларак шәһәребезнең "25 гимназия" укучылары арасында "Зирәкләр һәм тапкырлар" дип исемләнгән интеллектуаль уен узды. Чара ике дәүләт телендә узды: рус һәм татар телләрендә.
Катнашучылар сүзләрнең рус теленнән татар теленә тәрҗемәсен таптылар, язучыларның шигырьләрен сәнгатьле итеп уку конкурсында катнаштылар, төрле өлкәдә белемнәрен тикшерделәр.
Чара мавыктыргыч һәм күңелле узды.