Яңа ел бәйрәме
Яңа ел— барлык балаларның иң көтеп алган, яраткан бәйрәме.
Түбән Каманың ДАР тернәкләндерү үзәгеннән килгән балалары өчен театральләштерелгән яңа ел тамашасы узды . Күңелле уен программасы барысын да әкият дөньясына чакырды. Балалар конкурсларда һәм геройлар белән уеннарда катнаштылар, биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан барлык балалар да Кыш Бабайдан татлы бүләк алдылар.
Бәйрәм кызыклы һәм күңелле үтте.