Городская молодежная библиотека - филиал № 45

Әдәби - уен программасы

Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле зат юктыр.
Бик тиздән,иң якты һәм иң матур бәйрәмнәрнең берсе булган "Әниләр көне" билгеләп үтелә. Шул уңайдан, 49 номерлы балалар бакчасында нәни дусларыбыз өчен уен программасы оештырылды.
"Әнием укыган әкиятләр" биремен балалар тиз һәм оста үттеләр. "Әни өчен ягымлы сүз» конкурсында әниләре турында бик күп матур сүзләр яңгырады. Балаларга иң яраткан, игелекле әниләр турында җыр бик ошады. Чәчәкләр белән биеп, бергәләп җырладылар.
Чара ахырында китапханәче балаларга: "Әниләрегезгә ешрак назлы сүзләр әйтегез һәм аларны үз тәртипләрегез белән шатландырыгыз,"- дип теләде.