Татарстан шәһәрләре буйлап сәяхәт
Татарстанда ничә шәһәр бар? Аларның кайсысы иң яшь? "Татарстан шәһәрләре буйлап сәяхәт" дип исемләнгән интеллектуаль уен барышында МБОУ "Гимназия №25" НМР РТ укучылары бу һәм башка күп кенә сорауларга җавап эзләделәр. Чара барышында балалар республикабызның истәлекле урыннары белән таныштылар,шәһәрләренә багышланган ребурслар чиштеләр, алар турында кызыклы мәгълүматлар алдылар.
Чара #Тат.ру проекты кысаларында узды.