Халыкара мәгърифәтчелек акциясе
Бүген «Заман» уку һәм аралашу үзәге мәйданчыгында Зур этнографик диктант узды.🖊📗
Быел Халыкара мәгърифәтчелек акциясе «Халыклар күп ил бер! " исеме астында узды."Акциядә катнашучылар Россия халыкларының мәдәнияте, тарихы, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләре турында белемнәрен тикшерделәр.
Катнашу безгә, бөек күпмилләтле Россиядә яшәүчеләргә, бер-беребез турында күбрәк белү никадәр мөһим икәненә тагын бер кат инанырга мөмкинлек бирде.