Городская молодежная библиотека - филиал № 45

"Грипп һәм ОРВИ профилактикасы"

Бүген безнең үзәктә "грипп һәм ОРВИ профилактикасы"темасына медицина профилактикасы буенча табиб белән очрашу узды.
Ул халыкка вируслар, аларның таралу юллары һәм профилактика чаралары турында сөйләде. Табиб билгеләп үткәнчә, сәламәтлекне ныгыту, спорт белән шөгыльләнү һәм организмны катыландыру, тулы туклану - грипп һәм башка йогышлы авыруларны профилактикалауның мөһим ысуллары.