Әдәби очрашу
"Заман" уку һәм аралашу үзәгендә ТРның журналистлар һәм язучылар берлекләре әгьзасы, Мәхмүд Кашгарый исемендәге халыкара, Саҗидә Сөләйманова, Илдар Юзеев исемендәге әдәби премияләр иясе, язучы, драматург Айгөл Әхмәтгалиева белән искиткеч җылы, җанга рәхәт очрашу узды.Чарада китапханәчеләр, язучының һәр әсәрен яратып укучы тугры китап укучылар, иҗат әһелләре катнашты.
Автор үзенең иҗатына, китапларны язу тарихына тукталды,геройларның үзенчәлекле язмышлары белән таныштырып үтте.
Очрашу чарада катнашучылар күңелендә җылы тәэсирләр калдырды.