Җылылык нурлары бүләк итәбез
Проект кысаларында "Заман" уку һәм аралашу үзәгендә Түбән Каманың ДАР үзәгеннән килгән балалар өчен якты ком өстәлендә дәресләр үткәрелә. Ком терапиясе балага тискәре эмоцияләрдән арынырга, ял итәргә һәм стрессны җиңәргә булыша. Ата-аналар белән бергә уйнау һәм иҗат итү гаиләдәге мөнәсәбәтләргә уңай йогынты ясый.