"Алтын көз"
Г .Тукай исемендәге уку һәм ял паркында үзәк хезмәткәрләре укучылар өчен уен программасы үткәрделәр. Балалар табышмакларны чиштеләр һәм сорауларга җавап бирделәр. Көз турында искиткеч әсәрләр авторларын танып, «Көзге шигърият» конкурсында катнашалар. Табигатькә һәм әйләнә-тирә дөньяга багышланган китапханә китаплары белән таныштылар.