Городская молодежная библиотека - филиал № 45

"Язучы да Алиш, батыр да"

Заман" уку һәм аралашу үзәгендә шәһәребезнең 49 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кунакта булды. Нәни дусларыбыз китапханә белән таныштылар һәм балалар әдәбиятенә чиксез зур өлеш керткән язучы–Абдулла Алиш иҗатына багышланган "Язучы да Алиш, батыр да" дип исемләнгән әдәби уенда катнаштылар.Чара Тат.ру проекты кысаларында узды. 
 Балалар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, әкиятләрне һәм әкият геройларын танып белүдә актив булдылар, төрле күңелле уеннар уйнадылар .
Чара Абдулла Алиш әкиятләренә нигезләнеп төшерелгән мультфильм карау белән тәмамланды.