Городская молодежная библиотека - филиал № 45

"Җанга рәхәт җылы сүзегез"

Өлкән буынның бай, рухи күтәренкелеген саклау, аларны олылау максатыннан "Заман" уку һәм аралашу үзәгендә "Җанга рәхәт җылы сүзегез" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә узды. Чара җырлар, шигырьләр, уеннар белән аралаштырып алып барылды.Бәйрәмебезгә килгән кунаклар үзләренең яшь чакларында популяр булган жырларны башкардылар, табышмакларга җаваплар таптылар, көнкүрешкә багышланган мәкальләрне искә төшерделәр. Кичәне «Сезнең янда күңел яктыра» дигән  китап һәм кул эшләреннән торган күргәзмә бизәде. 
   Кичә бик күңелле, матур һәм җылы мөхиттә үтте.