Городская молодежная библиотека - филиал № 45

"Иҗатым- балаларга"

"Укытучы һәм остаз елы" кысаларында безнең үзәктә Татарстан Республикасың атказанган укытучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шәһәрдәшебез Нурзия Рәшит кызы Мирхазова белән матур һәм эчтәлекле очрашу булып узды.
Чара барышында Нурзия Рәшитовна 25 нче гимназия укучыларын тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.Туган якка, шәһәребезгә багышланган шигырьләрен укып узды. Укытучы һөнәренең әһәмиятлегенә басым ясап, педагогик тәҗрибәсе белән уртаклашты. Остаз буларак, балаларга үзенең киңәшләрен җиткерде.