Экскурсия китаплар иленә
"Заман" үзәге хезмәткәрләре "Пушкин картасы" программасы кысаларында балалар өчен заманча китапханә буенча экскурсия үткәрделәр.
Чара барышында балалар китапханә тарихы белән кыскача таныштылар, шулай ук китапханә хезмәтләре турында да мәгълүмат алдылар.
Чара ахырында балалар табигый хуш исле шәмнәр ясау буенча мастер-класста катнаштылар.