Интеллектуаль уен
Илнең дәүләтчелеге символлары бар. Аларны балачактан ук белергә тиешбез...
Ел саен 22 августта Россиядә Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм җәмгыятьне мәңгелек кыйммәтләргә-патриотизм һәм дәүләтчелеккә берләштерергә ярдәм итә.
Безнең үзәк хезмәткәрләре интеллектуаль уен үткәрделәр, аның барышында укучылар Һәр дәүләтнең үз дәүләт символлары барлыгын, бу аның суверенитеты билгеләре герб, флаг һәм гимн икәнен белделәр. Балалар Россия флагы тарихы белән таныштылар, нинди очракларда Дәүләт флагы күтәрелүен һәм ил гимны яңгыравын белделәр. Шулай ук уен барышында илнең генә түгел, хәтта һәр шәһәрнең үз флагы һәм гербы булырга мөмкин дигән темага да кагылды. Балалар табышмакларны бик теләп чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр.