Җәйге күңелле уеннар
Күчмә уен баланың табигый тормыш иптәше, зур тәрбия көченә ия булган шатлыклы эмоцияләр чыганагы. Гасырлар дәвамында аларда кешеләрнең яшәү рәвеше, аларның көнкүреше, хезмәте, милли нигезләре ачык чагыла. Уеннар белән танышуга "Мәдәни шимбә" Бөтенроссия акциясе ярдәм итә. Россия халыклары уеннары, РФ халыклары традицияләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән. Бүген, акция кысаларында, безнең хезмәткәрләр балаларны рус һәм татар халыклары уеннары белән таныштырып, интерактив чара үткәрделәр.