Экскурсия
Бүген безнең үзәк хезмәткәрләре яңа буын китапханәсе буенча экскурсия үткәрделәр. Чара барышында балалар китапханәнең кыскача тарихы белән таныштылар, үзәкнең мөмкинлекләре турында белделәр, аның бүлекләрендә булдылар. Теләге булган һәркем VR күзлекләре белән виртуаль чынбарлык дөньясында булып карый алды. Интеллект залында булганнан соң, балалар интерактив такта белән таныштылар.
Экскурсия ахырында балалар өчен хуш исле шәмнәр ясау буенча мастер-класс узды.