Бердәм фольклор көне
Бүген саф һавада "Бердәм фольклор көне" уңаеннан балалар өчен танып - белү уен программасы үткәрелде.Балалар фольклор төшенчәсе белән, шулай ук рус һәм татар фольклорының гаҗәеп дөньясы белән таныштылар.Халыкларның үзләренә генә хас булган иҗатларын искә төшерделәр, халык уеннарын уйнадылар. Чара балаларда зур тәэсир калдырды. Алар күп яңа һәм кызыклы мәгьлүматлар белделәр, фольклор турында белемнәрен киңәйттеләр.