Городская молодежная библиотека - филиал № 45

Зәки Зәйнуллинның "Татар ир-егетләре" китабына күзәтү

1941 елның 22 июнендә кешелек тарихында иң дәһшәтле сугыш - Бөек Ватан сугышы башланган көн.Бу көн илебездә Хәтер һәм матәм көне буларак, ел саен билгеләп үтелә.
   Шул уңайдан, китапхәнәгә килгән укучыларыбызга Зәки Зәйнуллинның "Татар ир-егетләре" китабына күзәтү үткәрдек. Брест крепосте герое Петр Гавриловка һәм Генераль штаб башлыгы Алексей Антоновка багышланган повестьларына аерым тукталып, аларның батырлыклары турында сөйләп уздык.