Татар бизәкле алъяпкыч
Бүген 11 нче мәктәп укучылары өчен татар үрнәкләре белән алъяпкыч ясау буенча мастер-класс үтте.Балалар рәхәтләнеп һәм зур тырышлык белән алъяпкычларны орнаментлар белән бизәрделәр. Аларга нинди үрнәк сайларга, нинди төсләр алырга, алъяпкыч бизәлешендә элементларны ничек урнаштырырга икәнлеге турында уйланырга туры килде. Бик матур алъяпкычлар килеп чыкты.