Городская молодежная библиотека - филиал № 45

Юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча белгечләр

Безнең үзәктә  15 нче мәктәп укучылары белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы буенча ЮХИДИ хезмәткәре Фәрхетдинова Ландыш Дамировна белән очрашу узды.Очрашу барышында балалар юлларда, җәяүлеләр үтү урыннарында үзләрен ничек тотарга икәнен белделәр.
Безнең үзәк хезмәткәрләре  викторина үткәрделәр.Аның барышында балалар юл ситуацияләрендә ничек ориентлашырга, юлларда үз-үзләрен тотышларын бәяләргә өйрәнделәр.