Интеллектуаль уен
Славян язуы һәм мәдәнияте көне уңаеннан, үзәккә Түбән Каманың 1 нче балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре килде.Яшь рәссамнар славян язуы тарихы турында лекция тыңладылар, викторинада катнаштылар , борынгы рус язу стильләрен үзләштерәләр. "Эрудит" интеллектуаль үсеш мәктәбе җитәкчесе Кузнецова Юлия Николаевна заманча каллиграфия буенча мавыктыргыч дәрес үткәрде.