Шук малай маҗаралары
Түбән Кама шәһәренең 27 нче мәктәп укучылары журнал авторлары һәм аның күпсанлы рубрикалары белән танышып кына калмадылар, ә төп геройның маҗараларына да чумдылар. Чөнки "Непоседа" журналының һәр саны билгеле бер темага багышланган. Тролльләр белән җылыну, пиратлар капитанының эшләпәсен эзләү, космик корабль экипажын җыю һәм коллектив рәсем ясау. Болар барысы да "Непоседа" журналы белән китапханә диварларында мөмкин.