Китапның туган көне
Түбән Каманың 66нчы балалар бакчасында «Китапның туган көне" дип исемләнгән бәйрәм узды.Анда кунаклар сыйфатында безнең хезмәткәрләр дә чакырылды. Балалар үзләренең яраткан китапларының презентациясен әзерләделәр, әкият геройлары образында кызыл келәм буйлап йөрделәр, кызыклы уеннар уйнадылар. Бәйрәмнең төп вакыйгасы - "Балалар китабы"исемнәре. Анда хикәяләр һәм иллюстрацияләр авторлары балалар үзләре. Бу китапны балалар безнең үзәккә бүләк иттеләр. "Балалар китабы" яшь укучыларын көтә!