Йөрәкләрдә Тукай сүзләре
"Заман" уку һәм аралашу үзәгендә татар халкының бөек шагыйре - Габдулла Тукайның 137 еллыгына багышланган "Йөрәкләрдә Тукай сүзләре" дип исемләнгән шигыръят сәгате узды.Чарада МБОУ"Гимназия 1"имени Мусы Джалиля г. Нижнекамск 7 сыйныф укучылары катнашты. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы турында бай мәгълүмат алдылар,кызыклы фактлар белән танышып үттеләр.Биографиясенә кагылышлы викторина сорауларына бик җитез җавап бирделәр, Габдулла Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.
Чара ахырында балалар татар халкының гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын башкардылар

