Городская молодежная библиотека - филиал № 45

"Бер күрешү - үзе бер гомер"

Безнең "Заман" уку һәм аралашу үзәгендә Әлмәт шәһәре "Туган як" төбәк тарихчылары клубы вәкилләре белән "Бер күрешү - үзе бер гомер" дип исемләнгән искиткеч матур һәм эчтәлекле очрашу узды.
"Туган як" төбәк тарихчылары клубы җитәкчесе , күренекле татар язучысы Миргазиян Юнысның туганнан туган сеңлесе Зәрия Габдулловна Хабипова клуб тарихы, үзенең шәҗәрә агачы, Миргазиян Юныс белән бәйле булган материаллар белән таныштырды.
Төбәк тарихчысы Минсәгыйть Вәлиуллин, туган авылында ачылган музей эшчәнлеге турында сөйләп узды. Әлеге музей еллар узган саен үсә һәм яңа экспонатлар белән тулыландырылып тора.
Гөлия Замалеева - Әлмәт районы хатын-кызлар оешмасы "Ак калфак" вәкиле, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге президиумы әгъзасы үзенең күп оешмаларда бик актив эш алып баруы һәм әдәби әйдаман булуы турында сөйләп үтте.
Ерак араларны якын итеп килгән кунакларыбызга чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да җылы очрашулар көтеп калабыз!