Городская молодежная библиотека - филиал № 45

Күңелле ял көннәре


Мәктәп каникулларының соңгы көннәрендә үзәктә яшь укучыларыбыз белән динозаврлар дөньясына сәяхәт иттек. Викторина, хәрәкәтле уеннар, дино-йога ясадык. Шулай ук, борынгы сөйрәлүчеләр турында балалар бик күп кызыклы фактлар белән таныштылар. 
Ял көннәрендә бездә борынгы рус шахматлары буенча дәресләр узды. Таврели балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы уен.