Городская молодежная библиотека - филиал № 45

Күңелле очрашулар


2023 нче ел Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан безнең үзәктә 27 нче мәктәп укучылары өчен Түбән Кама «Керәшен» җәмгыяте рәисе урынбасары Эльмира Римовна һәм «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе Ольга Владимировна белән очрашу узды. Кунаклар укучыларны «Керәшен» җәмгыяте тарихы, хатын-кыз һәм ир-атларның милли киеме, керәшен халкының бәйрәмнәре, традицияләре, җырлары белән таныштырдылар. Без үз чиратыбызда шәһәребездә яшәп иҗат итүче керәшен язучылары турында с